8-9 июньдә Зеленоградта тэг-регби буенча мәктәп регби лигасының финалы узды, анда бөтен Россиядән 36 команда катнашты. Шул исәптән ярышларда Арча һәм Чаллыдан яшь спортчылар катнашты.
Беренче көнне «Өлкәннәр» дивизионының төркем этабы уеннары узды. Татарстан спортчылары бу этапны ышанычлы үтәделәр һәм үз төркемнәрендә беренче урыннардан чыктылар.
9 июньдә финал матчында Татарстанның ике командасы очрашты: 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе (Арча) һәм 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Чаллы). Арчадан килгән егетләр көчлерәк булып чыктылар, 9:8 исәбе белән җиңделәр, ә Чаллы командасы турнирның көмеш медальләрен яулады.
Иң яхшы уенчылар дип Авдеева Дина (Арча) һәм Кашапов Эмиль (Чаллы) танылды.