Хәлил Шәйхетдинов мәчет имамнарына Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы уңаеннан ГТО билгеләре тапшырды

2023 елның 9 июне, җомга

9 июньдә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы мәчетендә булды.

Имамнар актив физкультура-спорт эшчәнлеге алып баралар, шуның белән һәр кешенең рухи һәм физик яктан үсеш алырга тиешлеген күрсәтәләр.

«Безнең девиз Сәламәт тәндә сәламәт рухлар. Без физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүнең файдасын пропагандалау мөмкинлегеннән файдаланабыз», - дип билгеләп үтте Хәлил Хәмитович.

ГТО комплексы чаралары «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International