Бүген Алексеевск районында Сабантуй бәйрәмендә «ГТО»ВФСК мобиль мәйданчыгы эшләде.
Теләгән һәркем үз көчен сынап карый алды: басып торудан алга авышу, кулларны бөгеп һәм җәеп, урыннан озынлыкка сикерү һәм гири ыргыту.
Иң көчле, сыгылмалы һәм чыдамлылары истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.