«Акватика» РСШОР тәрбияләнүчеләре суга сикерү буенча Россия беренчелегендә медальләр яуладылар

2023 елның 13 июне, сишәмбе

5-11 июньдә Пензада, «Буртасы» Спорт сарае базасында суга сикерү буенча Россия беренчелеге узды. Медальләр өчен Россиянең 14 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан яшь спортчылар көрәште. 8 яшьтән 13 яшькә кадәрге 250ләп катнашучы. Алар арасында су спорт төрләре буенча РСШОР Акватика тәрбияләнүчеләре дә бар.

Олимпия резервы мәктәбе спортчылары турнирда 3 алтын һәм бер көмеш медаль яулыйлар.

Өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә Әмирә Куҗәхмәтова һәм Амалия Баһаутдинова җиңүчеләр булдылар. Сикерүче Александр Копылов метрлы трамплинда иң яхшысы һәм манарадан сикерүдә икенче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International