Кичә, 13 июньдә, Казаннан теннисчы Полина Кудерметова Хертогенбоста хатын-кызлар теннис ассоциациясе (WTA) 250 турнирының төп челтәрендә беренче матчында җиңү яулады. Беренче әйләнештә ул кытайлы Юэ Юаньны 6:4, 6:3 исәбе белән җиңде.
Полина WTA рейтингында 141 нче урында тора. Хертогенбостагы турнирның киләсе раундында Полина турнирда икенче урынга ия булган башка Россия теннисчысы Людмила Самсонова белән очраша.