8-12 июньдә Лениногорск муниципаль районында гомуми белем бирү учреждениеләренең 10 нчы сыйныф укучылары белән биш көнлек уку җыеннары узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Уку җыеннарында барлыгы 95 кеше катнаша. Балалар хәрби хезмәт нигезләре буенча уңышлы әзерлек үттеләр һәм ГТО нормативларын үтәделәр.