Очрашуда Алина Заһитованың Татарстандагы фигуралы шуу мәктәбе проекты турында фикер алыштылар.
Сез безнең яшьләр өчен үрнәк. Республикада спорт мәктәпләре булдыру тәҗрибәсе бар инде, без аны спортның башка төрләренә дә таратырга әзер, - диде Рәис Татарстан.
Алина Заһитова якын арада Казанга спорт мәктәбе буенча әзер тәкъдим белән киләчәк.
Шулай ук әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшьләр арасында спортны популярлаштыру өчен Алина күнекмәләрен куллануның мөһимлеген билгеләп үтте.