Казанда балалар һәм яшүсмерләр командалары арасында флорбол буенча шәһәр Кубогы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2023 елның 16 июне, җомга

15 июньдә Казанда балалар һәм яшүсмерләр командалары арасында флорбол буенча Казан шәһәре Кубогы кысаларында яшь флорболчыларны бүләкләү тантанасы булды.

Мактаулы кунаклар арасында Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ришат Рәшид улы Ибатуллин һәм «Татарстан Республикасы флорбол Федерациясе» Региональ иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Рафис Акрамович Габдрахманов та бар иде.

Уен сезоны дәвамында яшь спортчылар Казан шәһәренең иң яхшы флорболчылары булырга омтылдылар. Кубок кысаларында 108 матч уздырыла, анда 4 яшь категориясеннән 27 команда призлар һәм бүләкләр өчен ярыша.

2014-2016 елгы балалар һәм яшүсмерләр командалары категориясендә «Иннополис»командасы җиңү яулады. Икенче урында «Авентадор»командасы урнашты. Флорбол буенча Казан шәһәре Кубогында мактаулы өченче урын «Йолдыз»командасына эләгә.

2012-2013 елларда туган балалар арасында «Авентадор»командасы җиңү яулый. Икенче урында «Беркет»командасы. Балалар һәм яшүсмерләр командалары арасында флорбол буенча Казан шәһәре Кубогында мактаулы өченче урын Алга командасына эләгә.

Сезон нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы флорбол Федерациясе сезонның иң яхшы уенчыларын билгеләп үтәргә карар итте. 2014-2016 елларда туган яшь категориясендә иң яхшылар булдылар:

Иң яхшы капкачы - Иннополис  командасыннан Ян Закарьяев;

Иң яхшы һөҗүмче  - Авентадор  командасыннан Арсений Потеряхин;

Иң яхшы уенчы  - Йолдыз  командасыннан Никита Бикулов

2012-2013 елларда туган иң яхшы уенчылар:

 Иң яхшы капкачы  - Беркет  командасыннан Әмир Кусарбаев;

Иң яхшы уенчы  - Авентадор  командасыннан Кәрим Зәйнетдинов;

Иң яхшы һөҗүмче -Алга  командасыннан Морат Галимов


2010-2011 елларда туган балалар арасында беренче урынны «Барс»командасы алды. Көмеш медаль ияләре булып Алга командасы спортчылары танылды. Өченче урынны «Ирбис»командасы алды.

Пьедесталның иң югары баскычын 2007-2009 елларда туган балалар һәм яшүсмерләр командалары арасында флорбол буенча Казан шәһәре кубогы җиңүчесе Ирбис командасы биләп тора. Икенче урынны Ирбис-2 командасы ала. Бронзаны Алга командасы яулый.

2010-2011 һәм 2007-2009 елларда туган балалар арасында сезонның иң яхшы уенчылары булды:

Иң яхшы капкачы Иван Павлов Ирбис командасыннан;

Иң яхшы һөҗүмче  - Алга  командасыннан Булат Фатыйхов;

Иң яхшы уенчы  - Барс  командасыннан Филипп Лионов


Иң яхшы капкачы  - Ирбис-2  командасыннан Роман Грубов;

Иң яхшы һөҗүмче  - Алга  командасыннан Владимир Нигъмәтҗанов;

Иң яхшы уенчы - Ирбис  командасыннан Дамир Гайнеев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International