Татарстан вәкиле Тирандагы спорт көрәше турнирында Россия җыелма командасына бронза медаль алып килде

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Тиранда спорт көрәше буенча Европа беренчелеге тәмамланды. U-17 турниры 12-18 июньдә Албания башкаласында узды. Россия көрәшчеләре нейтраль флаг һәм исем астында чыгыш ясады.

Башта медальләрне грек-рим стилендәге көрәшчеләр уйнатты, аннары көрәшкә Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасы вәкиле Рания Рахамнова бронза медаль яулаган кызлар керде, ә ярышлар ахырында иреклеләр чыгыш ясады. 

Спорт көрәше буенча U-17 турнирында россиялеләр алты алтын, сигез көмеш һәм ун бронза медаль яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International