Ижевскида пуля белән ату буенча Бөтенроссия ярышларында «Россиянең яшь укчысы» Никита Маслеников ВП-60 күнегүендә көмеш призер булды.
Квалификациядә татарстанлы 619.7 очко җыйган, ә финалда Мәскәү өлкәсеннән Тимофей Алейниковка 8-16 исәбе белән җиңелгән.