Татарстан Республикасы спорт министрлыгының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында 2023 елның 1 кварталына йомгак ясалды

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Бүген ведомствода Татарстан Республикасы спорт министрлыгының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды, анда 2023 елның 1 кварталына йомгак ясалды.

2023 елның 1 кварталы йомгаклары буенча «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» ярдәмче программасы чараларын үтәү буенча Татарстан Республикасы спорт министрлыгы хисабы турында Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов сөйләде.

Шулай ук утырыш кысаларында 2023 елның 1 кварталы йомгаклары буенча норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү һәм үткәрелгән сатып алуларны һәм төзелгән гражданлык-хокукый килешүләрне һәм контрактларны анализлау буенча эшнең торышы турында сораулар яңгырады.

Утырышта тыңлаучыларга 2023 елның 1 кварталы йомгаклары буенча хисап чорында Татарстан Республикасы спорт министрлыгының кадрлар хезмәте эше һәм массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы пропаганда мониторингы турында җыелма мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International