ТР Спорт министрлыгының Актлар залында 12-17 июнь көннәрендә Яңа Уренгой шәһәрендә узган Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясаган өчен спортчыларны һәм тренерларны хөрмәтләделәр. Чарада ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Спорт әзерлеге үзәге җитәкчелеге һәм авыр атлетика федерациясе вәкилләре катнашты.
Спортчыларның нәтиҗәләре:
1 урын - Шәйдуллина Регина (45 кг авырлык категориясендә)
2 урын - Гәрәев Зөлфәт (73 кг авырлык категориясендә)
2 урын - Кузьмичев Даниэль (89 кг авырлык категориясендә)
Барлык спортчылар һәм тренерлар Татарстан Республикасы спорт министрлыгы грамоталары белән бүләкләнделәр.