Татарстан башкаласында 24-25 июньдә Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә Байдарка һәм каноэда ишү буенча Татарстан Республикасы Кубогы узачак. Ярышларда республиканың 100 дән артык спортчысы катнашачак.
Турнирның ярымфинал һәм финал узышлары 25 июньдә 9:00 сәгатьтә башлана. Шуннан соң, 11: 00 сәгатьтә, «Кытай Сабантуе» кысаларында Татарстан Республикасы предприятиеләре арасында «Аждаһа» көймәләрендә заезд узачак.