7нче мәктәп укучылары «ГТО уйныйбыз»спорт бәйрәмендә катнаштылар

2023 елның 13 июне, сишәмбе

13 июньдә 7нче мәктәп яны лагеренда «ГТО уйныйбыз»дигән спорт бәйрәме узды. Чара «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында узды.

Спорт бәйрәменең максаты укучыларны ГТО комплексын сынауларга һәм физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү булды. Бәйрәм кысаларында балалар үзләрен гимнастика эскәмиясендә, йөгерүдә һәм башка сынауларда күрсәттеләр.

Иң тиз җитез һәм көчле укучылар значоклар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International