Биектау районының «Чирша» балалар сәламәтләндерү-ял лагеренда ГТО комплексы нормативларын тапшыру булды. Чара «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.
4 отрядтан 75 бала озынлыкка сикерү, авышу һәм кысу нормативларын үтәгән. Нормативларны үтәү нәтиҗәләре буенча төрле яшь баскычларында җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланачак, аларны сменаны ябуда кыйммәтле призлар белән бүләкләячәкләр.