Ютазы районында «ГТО белән җәй» акциясе узды

2023 елның 16 июне, җомга

Бүген Ютазы муниципаль районы ГТО тест үзәге ишегалды лагерьларына йөрүче балалар өчен «ГТО белән җәй» акциясен үткәрде.

Балалар гимнастика эскәмиясендә басып алга авышу һәм аркада ятып гәүдәне күтәрү кебек дисциплиналарда нормативларны бик теләп үтәделәр.

Акция ахырында иң яхшыларны Мактау грамоталары белән бүләкләделәр, шулай ук 1 квартал нормативларын тапшырган балаларга ГТО билгеләре һәм таныклыклар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International