18-23 июньдә Электросталь шәһәрендә чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионаты Суперлигасының гомуми туры уза, ул Чемпионатның беренче яртысының соңгы этабы булачак.
Бүген, 19 июньдә узган 6 нчы турның беренче матчында Казаннан динамовлылар Екатеринбургтан «Динамо-Строитель» командасын 2:0 исәбе белән җиңде. Бу очрашуда Татарстан спортчылары Алексей Соболевский һәм Николай Янкун көндәш капкасына төгәл ыргытулар ясады.
Иртәгә, 20 июньдә, «Динамо-Ак Барс» «"Сталь" Спорт дөньясы» стадионында башкаланың «Восток» командасы белән очрашачак. Матч 15:30 сәгатьтә башланачак.
«Динамо-Ак Барс» уеннары календаре:
20 июнь, 15: 30 (мск)
«Восток» (Мәскәү) – «Динамо-Ак Барс» (Казан)
22 июнь, 18: 00 (мск)
«Динамо-Электросталь» (Мәскәү.өлкә) – «Динамо-Ак Барс» (Казан)
23 июнь, 15: 30 (мск)
«Динамо-Ак Барс» (Казан) – «Тана» (Азов)