Алексеевск районының 100 дән артык баласы Бөтенроссия Олимпия көне кысаларында ГТО нормативларын үтәде

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 22 июньдә, Алексеевск шәһәренең «Темп» үзәгендә Бөтенроссия Олимпия көне кысаларында спорт-массакүләм чара узды. Әлеге бәйрәмнең максаты-олимпия хәрәкәтен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм ГТО комплексын үстерү.

Чарада 6 яшьтән 13 яшькә кадәрге 100 дән артык бала катнашты. Аларга 5 төр сынау буенча нормативларны үтәргә тәкъдим ителә: басып торудан алга авышу, кулларны бөгеп һәм җәеп, урыннан озынлыкка сикерү, 30 метрга йөгерү һәм 150 грамм авырлыктагы туп ыргыту.

Җиңүчеләр 100 баллы ГТО системасы буенча билгеләнә. Иң көчле, сыгылмалы, җитез һәм чыдамлылары грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International