Гөлнара Галкина-Сәмитова ГТО нормативларын үтәгән Яр Чаллы халкы өчен мастер-класс үткәрде

2023 елның 23 июне, җомга

23 июньдә Яр Чаллы  спорт манежында Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрнең ГТО комплексы нормативларын үтәве узды.

Төрле яшьтәге 50дән артык кеше озын һәм кыска дистанцияләргә йөгерү, кысу, тарту һәм башка дисциплиналар буенча нормативлар тапшырган.

Чарадан соң катнашучыларны Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина – Самитовадан җиңел атлетика буенча мастер-класс көтте. Танылган спортчы җылыну үткәрә, шуннан соң барлык катнашучыларны дөрес йөгерү техникасына өйрәтә.

Искәртеп узабыз, ГТО комплексының барлык чаралары «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International