Кайбыч районының «Салават Купере» спорт комплексы хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәделәр

2023 елның 23 июне, җомга

Бөтенроссия Олимпия көне хөрмәтенә Кайбыч районының «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре ГТО комплексы нормативларын үтәделәр.

Старт алдыннан катнашучылар өчен оештырылган җылыту үткәрделәр, шуннан соң хезмәткәрләр нормативларны үтәүне башладылар. Сынау программасына түбәндәге нормативлар Кертелгән: Югары перекладинада эленеп тору, кулларны ятып бөгеп һәм җәеп тору, гәүдәне күтәрү һәм башкалар. 

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексының барлык чаралары «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International