Казан спортчылары трамплиннан синхрон сикерүдә Россия чемпионнары булдылар

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

СК Синтез спортчылары Евгений Кузнецов һәм Никита Шлейхер Екатеринбургта уза торган Россия чемпионатында өч метрлы трамплиндан синхрон сикерүдә алтын медальләр яуладылар. 

Аларның йомгаклау баллы 415,98 тәшкил итә, бу аларга беренче урынны алырга мөмкинлек бирә. Икенче позицияне 404,31 балл җыйган Илья Молчанов һәм Егор Лапин алды. Өченче урында Геннадий Фокин һәм Григорий Иванов 385,86 нәтиҗәсе белән урнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, суга сикерү буенча Россия чемпионаты Екатеринбургта 24-29 июньдә уза. Бу дәрәҗәле ярышларда Россиянең һәм Беларусь Республикасының 13 төбәгеннән күренекле спортчылар катнаша, алар 13 комплект медаль өчен ярыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International