Яшьләр көне кысаларында Бөтенроссия Олимпия көне

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

27 майдан 25 июньгә кадәр Татарстан Республикасында «XXXIV Бөтенроссия Олимпия көне» чаралары уза.

Ул Россия Олимпия комитетының «Олимпия иле» массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итү программасы кысаларында үткәрелә.

2023 елның 24 июнендә «Урам» экстрим-паркында Яшьләр көне кысаларында Бөтенроссия Олимпия көне узачак.

Олимпия көне программасында Татарстанның күренекле спортчылары – республиканың Олимпия Советы әгъзалары белән очрашулар, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән яшь спортчыларны хөрмәтләү каралган.

Яшьләр, Олимпия көнендә катнашучыларны экстремаль спорт төрләре буенча кызыклы ярышлар көтә: ВМХ-Фристайл, трюк самокаты, скейтбординг, воркаут, паркур, Бразилия джиу-джитсу, шулай ук стритбол, волейбол, флорбол, текбол.

Тамашачылар өчен автограф-сессияләр, фотозоналар, конкурслар, актив зоналар, күнегүләр, зарядкалар, саф һавада биюләр, мастер-класслар планлаштырылган.

Олимпия көнен оештыручылар-Татарстан Республикасы Олимпия Советы, Казан шәһәре Башкарма комитетының спорт министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, физик культура һәм спорт комитеты белән берлектә.

Бөтенроссия Олимпия көнендә катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International