Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев суга сикерү буенча Россия чемпионнары

2023 елның 27 июне, сишәмбе

24-29 июньдә Екатеринбургта суга сикерү буенча Россия чемпионаты уза, анда Татарстан Республикасы спортчылары катнаша.

Турнирның икенче көнендә Татарстан Республикасы спортчылары Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев манарадан сикерүдә алтын медаль яуладылар. Алар 441,69 балл җыйдылар, үз көндәшләре Александр Бондарь һәм Руслан Терновыйны (427,74) узып киттеләр.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Никита Шлейхер Евгений Кузнецов белән парда өч метрлы трамплиндан сикерүдә чемпион булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International