1 июльдән 2 июльгә каршы төндә республика башкаласында 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада уздырылуга ун ел тулуга багышланган «Төнге велофест» велоэкскурсиясе узачак.
«Экскурсия маршруты шәһәрнең тарихи өлеше һәм Заречный районы буенча узачак. Маршрутның озынлыгы 17 км тәшкил итәчәк һәм 2,5 сәгать вакыт алачак. Чараның максаты-шәһәр тарихындагы иң онытылмас вакыйгаларның берсе ничек үткәнен сөйләү», - дип хәбәр итә Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова
Катнашучыларның гомуми җыелышы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты парковкасында 20:00 сәгатькә планлаштырылган. Велофестиваль 22: 00 сәгатьтә башлана.
Юлда Щербаков тыкрыгы ягыннан «Кольцо» сәүдә үзәге янында, ярминкә мәйданында һәм «Казан»гаилә үзәге янында техник тукталышлар планлаштырылган. Финиш ноктасы Урам экстрим-паркы булачак монда катнашучыларны фуд-корт һәм концерт программасы каршы алачак.
«Төнге велофест» та 2013 елгы Универсиадада катнашкан хөрмәтле кунаклар: призерлар Яна Мартынова һәм Нәфис Миңнебаев катнашачак. Катнашучыларга үзләре белән шлем һәм фонарьлар алырга киңәш ителә.