Ведомствода Бөтенроссия кышкы авыл Уеннары нәтиҗәләре буенча спортчыларны хөрмәтләү булды

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгында XI Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары нәтиҗәләре буенча спортчыларны хөрмәтләү тантанасы узды.  Чарада ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашты.

Исегезгә төшерәбез, XI Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары 16-20 мартта Череповец шәһәрендә (Вологда өлкәсе) узды. 5 көн дәвамында Россиянең 49 төбәгеннән 720дән артык авыл спортчысы спорт программаларының җиде төрендә көрәште. Татарстан Республикасы данын Саба, Яшел Үзән, Кукмара һәм Спас районнарыннан 17 спортчы яклады: чаңгы узышлары, шахмат, шашка, спорт гаиләләре ярышлары, савучылар һәм механизаторларның өч көрәше.

Татарстан Республикасы командасы авыл халкы саны 800 мең һәм аннан да күбрәк булган территорияләр төркемендә 1 урынны алды.

Уеннарда иң яхшы нәтиҗәне Шакирҗановларның гаилә командасы күрсәтте (Саба районы), алар 2012-2013 елларда туган малайлар белән гаилә командалары арасындагы турнирда 2 урынны алдылар. Шакирҗанов Әнвәр чаңгы узышында көмеш призер булды.

Бурумовлар гаиләсе (Спас районы) 2010-2011 елларда туган малайлар белән гаилә командалары арасында 6 нчы урынны алды. Бурумова Елена чаңгы узышларында 1 урынны ала.

Саба районыннан савучылар командасын Вайисов Олугбәк һәм Шәйхуллина Фиргата тәкъдим итте. Вайисов Олугбәк чаңгы узышларында (сөт савучыларның өч көрәше) алтын призер һәм гире спорты буенча көмеш призер булды.

Барлык спортчылар да Татарстан Республикасы спорт министрлыгы грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International