Татарстан спортчылары ирекле көрәш буенча Россия чемпионатының көмеш медальләрен яуладылар

2023 елның 25 июне, якшәмбе

19-25 июньдә Каспийск шәһәрендә (Дагестан Республикасы) ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Россия чемпионаты тәмамланды.

Аеруча уңыш безнең кызларга төште. 62 кг авырлыкта Светлана Липатова икенче урынны алды. Финал көрәшендә ул кырымлы Алина Касабиевадан җиңелде. Шулай ук 65 кг категориясендә Россия чемпионатының көмеш призеры булып беренче тапкыр Мамадыш көрәш спорт мәктәбеннән яшь спортчы Екатерина Кошкина танылды.Безнең ике спортчы да Россия спорт җыелма командасының төп составына кертелгән.

Нәтиҗә:

62 килограммга кадәр 1. Алина Касабиева (Кырым). 2. Светлана Липатова (Татарстан).
3. Алена Тимофеева (Чувашия) һәм Алина Рыбкина (Санкт-Петербург).

65 килограммга кадәр 1. Валерий Дондупов (Буртия). 2. Екатерина Кошкина (Татарстан).
3. Кристина Братчикова (Краснодар крае) һәм Динара Кудаева (Красноярск крае).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International