Бүген министрлыкта аппарат киңәшмәсе вакытында коррупциягә каршы лекция узды. Анда ведомство хезмәткәрләренә һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә нинди бүләкләр ришвәт дип саналуы һәм нинди очракларда аларны кабул итәргә ярамавы турында сөйләделәр. Лекцияне кадрлар һәм дәүләт хезмәте мәсьәләләре буенча сектор мөдире Мәдинә Зарипова әзерләде.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы хезмәткәрләре өчен даими рәвештә коррупциягә каршы эшчәнлек буенча семинарлар, укытулар һәм лекцияләр үткәрелә. Узган атнада ведомствода «эшлекле мохит» укыту узды, анда темаларның берсе коррупциягә каршы эшчәнлек булды.