Бүген Алабуганың җиңел атлетика манежында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре ГТО комплексының яңа стандартларына туры китереп сыгылмалылык, көч һәм тизлек-көч мөмкинлекләре нормативларын үтәделәр.
Ел саен юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче хезмәткәрләр нормативларны үтәүдә катнашалар һәм искиткеч физик әзерлек күрсәтәләр.
Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.