Екатеринбургта яшьләр арасында Россия беренчелеге тәмамланды. Турнир 30 июньнән 2 июльгә кадәр «Калининец» стадионында узды, ярышларда Татарстан Республикасы спортчылары да катнашты.
Татарстан җиңел атлетлары ярышларда 3 медаль яулады. 110 метрга киртәләр белән йөгерүдә 2 урынны Семен Манаков алды. Ул 13,75 секунд нәтиҗә күрсәтте. 400 метр дистанциядә җиңүне 46,07 секунд финиш вакыты белән Серафим Солодовников бәйрәм итте. Озынлыкка сикерүдә Данил Корнев җиңүче булды. Аның нәтиҗәсе 7 метр 94 сантиметр.