Татарстан Республикасы спорт министрлыгының 2023 елның 29 июнендәге боерыгына ярашлы, Альберт Шамил улы Баһаутдиновны ТР Спорт министрлыгының «Спорт әзерлеге үзәге» дәүләт автоном учреждениесе директоры итеп билгеләделәр. Альберт Шамил улы-Татарстан Республикасы спорт ветераннары Советы Рәисе, шулай ук Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре. Ул Су спорт төрләре сараена нигез салынганнан бирле уңышлы җитәкчелек итә.
Шул ук вакытта спорт әзерлеге үзәгенең элеккеге директоры Михаил Владимирович Смолкин Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Су спорт төрләре сарае җитәкчесе вазифасына күчә. Михаил Владимирович ЦСП директоры вазифасында 2010 елдан бирле эшли һәм бу вакыт эчендә «ТР физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе һәм «фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнә, шулай ук «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре»дигән мактаулы исемгә ия.
Су спорт төрләре сарае һәм спорт әзерлеге үзәге коллективларына Михаил Владимирович Смолкин һәм Альберт Шамил улы Багаутдиновны яңа җитәкчеләр итеп тәкъдим иттеләр инде.