23 июньнән 1 июльгә кадәр Мәскәүдә хатын-кызлар командалары арасында регби буенча Россия чемпионаты узды. Турнирда биш команда катнашты: Красноярск крае җыелма командасы, Идел буе җыелма командасы, Мәскәү җыелма командасы, Татарстан Республикасы җыелма командасы һәм ЦПСК (спорт командаларын әзерләү үзәге).
Россия хатын-кызлар чемпионаты тарихында беренче тапкыр Татарстан Республикасы җыелма командасы медальләр яулады, өченче урын өчен көрәштә кызлар Красноярск крае җыелма командасы белән тигез исәптә уйнады (0:0), әмма безнең команданың турнир таблицасында бер очкога күбрәк булуы, шуның белән өстенлекне саклап, бронза медальләр яулады.