Татарстанлы Тимур Богуславский Akkodis ASP Team командасы составында Бельгиядә Fanatec GT-World Challenge Europe powered by AWS 2023 чемпионаты кысаларында узган «24 сәгать Спа» автоузышларында икенче урынны алды. Богуславский абсолют класста танылган автоузыш пьедесталына күтәрелгән беренче россияле була.
Бер тәүлек дәвам иткән автоузышта спортчылар чыдамлык өчен ярышалар. Быел Богуславскийның Mercedes-AMG GT3 автомобилендә чыгыш ясаучы командасы 23 позициядән старт алды. Авыр көрәштә ул җиңүчеләрдән 11 секундка артта калып, икенче булып тәмамлый.
Тимур Богуславскийның ярыш нәтиҗәләре буенча комментарие:
Регламент хисабына безнең машина артык йөкләнгән иде, бу иң яхшы темпны күрсәтергә комачаулады. Әмма 24 сәгать дәвамында без бер генә хата да җибәрмәдек һәм бер генә штраф та алмадык, бу безгә икенче урынны алырга мөмкинлек бирде.
24 сәгать Спа дөньяда иң зур һәм иң катлаулы GT классы автоузышы. Ярышлар 1924 елдан бирле үткәрелә, бүген ул дөньяда икенче иң борынгы тәүлеклеклек ярыш булып тора (Франциянең Ле-Ман шәһәрендә бер яшькә өлкәнрәк булган ярышлардан соң). Быел 75 нче юбилей марафоны узды, катнашучылар составына 70тән артык автомобиль һәм 270тән артык пилот керде.
Автоузыш нәтиҗәләре буенча Тимур Богуславский экипажы, аңа шулай ук Жюль гунон һәм Рафаэле Марчелло керә, агымдагы чемпионатта лидер, Татарстан узышчысы үзе пилотлар арасында шәхси зачетта лидер. Сезонның алдагы узышларында татарстанлы ике тапкыр җиңгән: ул Brands Hatch трассасында старт спринт-узышында һәм Paul Ricard трассасында Эндуранс узышында беренче урынны алган.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Тимур Богуславский GT World Challenge Europe гомуми зачетында иң яшь чемпион булды. Быел ул Россиянең атказанган спорт мастеры исемен алды.