1 нче номерлы олимпия резервы спорт мәктәбе базасында «Без һәм ГТО»ачык чарасы узды. Анда 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 40тан артык спортчы катнаша.
Чара кысаларында катнашучылар үзләрен гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга таба авышу, идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп, ике аяк белән этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү, аркада ятып торудан гәүдәне күтәрү кебек нормативларны үтәүдә сынап карый алдылар.
Комплексның барлык катнашучылары да искиткеч физик әзерлек күрсәттеләр, зур энергия заряды алдылар, шулай ук сынауларны уңышлы үтәделәр.