Казанда Россия Суперкубогы өчен матчта «Ленинград» һәм «Монгол Шуудан»чыгыш ясаячак

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Ленинград һәм Монгол Шуудан төркемнәре OLIMPBET өчен футбол буенча Россия Суперкубогы – 2023 матчын ачуда чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, уен 15 июльдә «Ак Барс Арена»да узачак. Суперкубок өчен Петербургның «Зенит» ы һәм Мәскәүнең ЦСКА командасы көрәшәчәк.

Матч 17: 00 сәгатьтә башлана. Билетлар буенча керү. Җанатар паспорты яки Fan ID уенга керү өчен кирәкми. Тамашачыларны чын спорт бәйрәме көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International