Россия СУПЕРКУБОГЫНЫҢ OLIMPBET трофее Татарстан Республикасы шәһәрләре буенча турнега чыгачак. 13 июльдән кубок Түбән Камада, Чаллыда һәм Казанда булачак. 15 июльдә трофей «Ак Барс Арена» стадионына киләчәк – анда ил чемпионы Петербург «Зениты» һәм кубок иясе Мәскәүнең ЦСКА командасы арасында матч узачак.
Суперкубокны РФС амбассадорлары Россия җыелма командасының легендар футболчылары: Алексей Игонин, Роман Широков, Владимир габулов, Андрей Аршавин, Евгений Алдонин һәм Руслан Нигъмәтулин озата барачак. Аларга амкал, 2Drots һәм Халык командасы медиакомандаларының блогер – уенчылары, шулай ук Зенита һәм ЦСКА маскотлары кушылачак.
Тур вакытында трофей радиостанцияләр һәм телеканалларның туры эфирында булачак, Татарстан Республикасының күренекле урыннарында куелачак, анда Җанатарлар трофей белән фотога төшә һәм футболчылардан автографлар ала алачак. Локацияләр арасында Чаллыда «КАМАЗ-мастер» җыю цехы һәм Казанда УРАМ-парк бар. «Ак Барс Арена» га трофей көймәдә китереләчәк.
Россия СУПЕРКУБОГЫНЫҢ OLIMPBET трофи-турының тулы расписаниесе
13 июльдә
Түбән Кама
16:30. Түбән Кама аэропортына очу – Россия СУПЕРКУБОГЫНЫҢ OLIMPBET тантаналы очрашуы, фотосессия, массакүләм мәгълүмат чаралары белән аралашу.
21:30. Түбән Кама телевизион манарасы фонында Фотосессия.
14 июльдә
Түбән Кама
09:00. Иртәнге «Көн темасы»телетапшыруында амбассадорлар һәм блогерларның катнашуы.
10:05. «Нефтехимик» стадионында яшүсмерләр командалары уенчылары һәм шәһәр халкы белән очрашу, фотосессия, автограф-сессия.
11:00. Түбән Каманың күренеш ноктасына бару-Кызыл ачкыч, фотосессия.
Яр Чаллы
14:30. "2.18" Бизнес-үзәгенең күзәтү мәйданчыгына бару, фотосессия.
15:30. «КАМАЗ-мастер»җыю цехында булу.
18:00. Мэрия каршындагы мәйданда шәһәр халкы белән очрашу. Фото һәм автограф-сессияләр.
15 июльдә
Казан
10:00. Суперкубок экспозициясе УРАМ-паркта. Фото һәм автограф-сессияләр.
11:00. БИМ-радио радиостанциясендә туры эфир, анда амбассадорлар һәм блогерлар катнаша.
ММЧ өчен элемтәләр: Павел Новиков, +7(903)212-02-65.