Россия дәүләт һәм банк эшлеклесе, «Россия Саклык банкы» идарәсе рәисе Герман Греф Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында булды. Илнең әйдәп баручы спорт вузларының берсе базасында бу көннәрдә «Сбербанкиада» «Сбера»төркеме хезмәткәрләренең җәйге ярышлары уза.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, шулай ук Идел буе университеты ректоры Рафис Борһанов озатуында ул «Буревестник» уку-спорт комплексында булды, ә соңыннан Универсиада Авылы мөмкинлекләре белән танышты. Герман Греф Россиянең атказанган тренеры Владимир Алекно һәм дүрт тапкыр олимпия чемпионы Алексей Немов белән бергә теннис академиясенең ачык кортында булды.
Сбербанкиада ун спорт төре буенча уза, алар арасында мини-футбол, волейбол, баскетбол, теннис, өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, бадминтон, кроссфит һәм шахмат. Ике мең ярымнан артык кешедән торган унсигез команданы урнаштыру урыны булып югары уку йортының торак кластеры Универсиада Авылы тора.