Татарстанда 2023 елгы Бөтенроссия Олимпия көне билгеләп үтелде

2023 елның 2 июле, якшәмбе

27 майдан 25 июньгә кадәр Татарстан Республикасында «Бөтенроссия Олимпия көне 2023»чаралары узды. Бөтен республика буенча олимпия спорт төрләренә багышланган чаралар оештырылды. 

Мәсәлән, Свияжск утравында өч көнлек спорт фестивале узды, аның программасында: йөгерү, йөзү, ориентирлашу, свимран, балалар йөгереше бар иде.

Татарстан Республикасы балалар сәламәтләндерү лагерьлары территориясендә: «Мирас-Наследие» ДОЛ, «Чайка» ДОЛ, «Дзержинец» ДОЛ, «пионер» ДОЛ, массакүләм йөгерүләр, Олимпия эстафеталары һәм спортның уен төрләре буенча ярышлар узды.

24 июньдә «Урам» экстрим-паркында Яшьләр көне кысаларында Бөтенроссия Олимпия көне узды. Бу көнне экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар узды: ВМХ-Фристайл, трюк самокаты, скейтбординг, воркаут, паркур, Бразилия джиу-джитсу, шулай ук стритбол, волейбол, флорбол, текбол.  Бразилия джиу-джитсу, воркаут һәм стритбол мәйданчыгы янында аеруча күп кеше булган. Ярышларда катнашучыларга Россия Олимпия комитеты дипломнары тапшырылды, ә җиңүчеләр Татарстан Республикасы Олимпия Советыннан сувенир җыелмалары алды.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында шулай ук «Бөтенроссия Олимпия көне 2023»чаралары узды.

Спорт программасы төрле иде. Иң популяр ярышлар: йөгерүләр, велопробеглар, спорт эстафеталары, мастер-класслар, футбол, баскетбол, өстәл теннисы, волейбол, җиңел атлетика һ.б. спорт төрләре буенча ярышлар.

Татарстан Республикасында «2023 елгы Бөтенроссия Олимпия көне» чараларында барлыгы 85 меңнән артык кеше катнашты. 

Олимпия көнен оештыручылар-Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре белән берлектә Татарстан Республикасы Олимпия Советы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International