Олег Матыцин Брикс уеннарын оештыруның нинди хәлдә булуын сөйләде

2023 елның 14 июле, җомга

Россия спорт министры Олег Матыцин Казанга эш сәфәре кысаларында килде. Ул Брикс уеннарын оештыру турында сөйләде.

Матыцин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта процесс Россия Президенты күрсәтмәсе буенча оештыру комитеты формалашу этабында.

Без Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча оештыру комитеты формалашу стадиясендә. Киләсе елда Россия рәислеге программасы кысаларында без Уеннарны КАРда узган БРИКС спорт министрлары очрашуында уздыруны тәкъдим иттек һәм Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан, Бразилия коллегаларыбызның тулы ярдәмен алдык. Хәзер без, Брикска кергән барлык илләрнең фикерләре һәм мәнфәгатьләре нигезендә, программаны төзибез. Якын арада оештыру комитеты төзеләчәк һәм без конкрет локация һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итү буенча эш башлаячакбыз».

Төп ярышларны Универсиада өчен төзелгән объектларда уздыру планлаштырыла.

Киләсе елның июнендә, нигездә, Универсиада чорында төзелгән объектларда уздыру планлаштырыла. Шулай ук яңа объектлар, мәсәлән, Уеннар узачак лампарк. Минемчә, без генә түгел, кунаклар да бу спорт корылмасын күрергә шат булырлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International