"Зенит" дүртенче тапкыр рәттән OLIMPBET Россия Суперкубогы җиңүчесе булды. Хәзер Санкт-Петербург командасы Суперкубок тарихында иң титуллы команда. Алар өчен трофей сигезенче була, бу күрсәткеч буенча петербурглылар ЦСКАны узып китәләр. Турнир тарихында беренче тапкыр бер клуб дүрт җиңү яулый.
Матчның төп вакыты 0:0 исәбе белән тәмамлана, ә пенальти сериясендә Михаил Кержаковның ике сейвы «Зенит» ка җиңү яуларга ярдәм итә.
«Зенит» ның баш тренеры Сергей Семак дүрт тапкыр Россия суперкубогын яулый һәм бу күрсәткеч буенча Юрий Семинны узып китә.
"Зенит" һәм ЦСКА Россия Суперкубогының 21 нче трофеен уйнаттылар. Футбол сезоны башланыр алдыннан узган матчта ил чемпионы һәм кубок иясе уйнады. Россия футбол берлеге очрашуның текст трансляциясен алып бара.