Бүген Санкт-Петербургта 13-18 яшьлек кызлар арасында Россия беренчелеге тәмамланды. Татарстан Республикасын турнирда «Динамо»РСШОР тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте.
Ярышларның соңгы көнендә Татарстан хоккейчылары турнир хуҗаларын 3:1 исәбе белән җиңеп, турнирның көмеш медальләрен яуладылар.
Үз тренеры Дмитрий Васильев җитәкчелегендәге республика җыелма командасы Питерда барлыгы 5 матч үткәрә. Аларның дүртесендә Ростов өлкәсе, Мәскәү, Краснодар крае һәм Санкт-Петербург командалары өстеннән җиңүләр яулана. Кичә генә алар Мәскәү яклары хоккейчыларына минималь исәп белән оттылар.
Шулай итеп, Мәскәү өлкәсе спортчылары Россия беренчелеге җиңүчеләре, Татарстан вәкилләре 2 урында, Санкт-Петербург кызлары арасында бронза медальләр яуладылар.
Матчлар тәмамланганнан соң иң яхшы командаларны бүләкләү, шулай ук иң яхшы хоккейчыларга махсус бүләкләр тапшыру булды. Алар: капкачы София Сечина (Санкт-Петербург), яклаучы Анастасия Захарина (Татарстан), ярымсакчы Василина Серегина (Мәскәү), һөҗүмче Валерия Лившиц (Мәскәү өлкәсе). Турнирның иң яхшы уенчысы дип Юлия Редькина (Мәскәү өлкәсе) танылды.