17 июльдә Бөгелмә муниципаль районының «Салют» балалар сәламәтләндерү лагеренда «ГТО билгесеннән Олимпия медаленә кадәр» дигән чара узды.
«Факел» спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлеге тәрбияләнүчеләре ГТОның мондый нормативларын үтәделәр: гимнастика эскәмиясендә басып алга таба авышу; идәндә ятып кулларны бөгеп җәю; ике аягы белән бер урыннан сикерү; аркада ятып гәүдәне күтәрү; биек перекладинага тарту. Барлык егетләр дә сынауларны уңышлы үттеләр, үз мисалында системалы һәм тырыш күнегүләр кирәкле нәтиҗәгә китерә икәнен күрсәттеләр.
Искәртеп узабыз, чара «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында узды.