Екатерина Кошкина спорт көрәше буенча халыкара турнирның бронза призеры

2023 елның 18 июле, сишәмбе

15 июльдә Будапештта (Венгрия) спорт көрәше буенча Polyák Imre & Varga János Memorial халыкара турниры тәмамланды.

Ярышларда Татарстан спортчысы Екатерина Кошкина катнашты, ул 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, турнирга нейтраль статуста барлыгы 6 Россия спортчысы кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International