Бүген Ютазы муниципаль районының Олимп спорт мәктәбендә «ГТО белән җәй»акциясе кысаларында ГТО нормалары тапшырылды.
Грек-рим көрәше бүлеге тәрбияләнүчеләре урыныннан сикерү, ятып басу, 30 һәм 1500 метрга йөгерү, аркада ятып гәүдәне күтәрү һәм гимнастика эскәмиясендә басып алга авышу кебек дисциплиналарда нормативларны үтәгәннәр. Барлык катнашучылар да чын спорт дәрте күрсәттеләр, аларның иң яхшылары дипломнар белән бүләкләнделәр.
Искәртеп узабыз, «Олимп» урта мәктәбе базасында грек-рим көрәше буенча тренер Алинур Хәмитов җитәкчелегендә көндезге спорт лагеры эшли. Монда укучылар ОФП һәм махсус әзерлек буенча күнегүләрне хәтта каникуллар вакытында да дәвам итәләр.