21 июльдә Казанның «Үзәк» стадионында 20 яшькә кадәрге спортчылар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге старт алды.
Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан җиңел атлетлары 5 медаль яулады:
Алтын медальләрне Серафим Солодовников һәм Лилия Әхмәтгәрәева яулады.
Серафим 400 метрга йөгерүдә иң яхшысы булды. Бу дистанцияне ул 45,96 секундта үтә бу нәтиҗә 20 яшькә кадәрге спортчылар арасында дөньяда 14 нче була.
Лилия Әхмәтгәрәева өчле сикерүдә иң яхшысы булды. Аның нәтиҗәсе 13,27 метр.
Алтын медальләрдән тыш, ТР җыелма командасы тупланмасы өч көмеш медаль белән тулыланды. Адель Гафиатуллин 3000 метрга киртәләр белән йөгерүдә икенче булды (9:16,34); Родион Севостьянов унборлыкта көмеш медаль яулады (7017 очко), ә Юлиана фещенко җидеборлыкта икенче нәтиҗә күрсәтте (4936 очко).