21-23 июльдә Йошкар-Олада (Марий Эл Республикасы) Россия Герое М.н.Евтюхин истәлегенә парашют спорты буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы турнирда «җиргә төшү төгәллеге» дисциплинасында чыгыш ясады. Команда составына ТР Үзәк сайлау комиссиясе тәрбияләнүчеләре Анджела Говорова, Рамилә Мәһдиева һәм Илнур Хөснуллин керде.
Спортчы-парашютчы Анджела Говорова югары спорт нәтиҗәсе күрсәтеп, турнирның җиңүчесе булды. Гомумкоманда зачетында ТР җыелма командасы 4 нче урынны алды.
Искәртеп узабыз, ярышларда 13 командадан 40 спортчы катнашты.