21 июльдән Саба-Арена урта мәктәбенең зур фехтование залында фехтование буенча уку-күнекмә җыеннары башланды. Әлеге чара кысаларында Байлар Сабасында Россиянең төрле шәһәрләреннән - Казан, Екатеринбург һәм Саба муниципаль районнарыннан фехтовальщиклар җыелды. Аларның максаты-физик әзерлекне яхшырту һәм осталык дәрәҗәсен күтәрү. Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыен өч өлешкә бүленә: гомуми физик әзерлекне арттыру, хәрби практиканы үстерү һәм махсус әзерлекне камилләштерү. Чара кысаларында фехтование буенча шәхси һәм команда ярышлары планлаштырылган.
Спортчылар үзләре «Урман әкиятләре» территориясендә яшиләр. 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк җыеннар чорында фехтовальщиклар залда һәм саф һавада актив шөгыльләнәчәк. Монда алар корал белән эшләү күнекмәләрен ныгытачаклар һәм хәрби практикага аерым игътибар биреп, физик формасын яхшыртачаклар.