«Олимп» спорт-сәламәтләндерү палаткалы лагере тәрбияләнүчеләре ГТО нормативларын үтәделәр

2023 елның 21 июле, җомга

Алексеевск районында «Олимп» палаткалы спорт-сәламәтләндерү лагереның өченче сменасы ябыла.

Бер ай дәвамында волейбол, баскетбол, йөзү, бадминтон һәм бокс бүлекләре тәрбияләнүчеләрендә уку-күнекмә җыеннары уздырыла. Әзерлек этапларының берсе ГТО комплексы нормативлары булды. 160 бала һәм яшүсмер җиңел атлетика, гимнастика, ату, туризм һәм көч дисциплиналары буенча сынаулар үтәгән.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International