Татарстан Республикасы хатын-кызлар командасы - кроль эстафетасында йөзү буенча Россия Кубогы финалында җиңүче

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Кичә Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия Кубогы финалының беренче ярышлар көне тәмамланды. Россиянең иң яхшы йөзүчеләре беренче бүләкләр комплектларын уйнаттылар.

4х200м кроль эстафетасында Софья Дьякова, Анастасия Колпакова, Дарья Устинова һәм Валерия Саламатина составындагы Татарстан Республикасы җыелма командасы иң яхшысы булды. Кызлар 8:00,96 нәтиҗә күрсәтәләр, ХМАО-Югра һәм Санкт-Петербург командаларын узып китәләр.

Турнир 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International