Теннис академиясе кортларында «Казан Кремле» һәвәскәрләр лигасы турнирлары старт ала

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

30 июльдә Казан теннис академиясе кортларында «Мастерс» һәм «САТЕЛЛИТ» категориясендә катнашучылар арасында «Казан Кремле» һәвәскәр Теннис лигасы турнирлары - «KAZAN CUP SUMMER MASTERS 2023» һәм «KAZAN CUP SUMMER CHALLENGER 2023» узачак. 

Бу хакта Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

«KAZAN CUP SUMMER MASTERS 2023» тәҗрибәле теннисчылар арасындагы ярышларны тәкъдим итәчәк. Турнир форматы ике этапны үз эченә ала төркем һәм финал. Төркем этабында уенчылар 4 катнашучыдан торган 4 төркемгә бүленеп, алар «түгәрәк» системасы буенча үзара уйнаячак. Һәр төркемнән иң яхшы ике теннисчы финал этабына үтәчәк, анда 3 урын уйнату белән «Олимпия системасы» буенча матчлар узачак. Ә калган катнашучылар өстәмә турнирда көрәшәчәк.

Шулай ук бу көнне туфраклы кортларда «KAZAN CUP SUMMER CHALLENGER 2023» уенчылары өчен ярышлар узачак.

Сателлит категориясе турниры форматы шулай ук төркем һәм финал этапларын үз эченә ала. Уенчылар 3 кешелек төркемнәргә бүленеп, «түгәрәк» системасын уйнаячак. Һәр төркемнең иң яхшы ике катнашучысы финал этабына үтәчәк. Финал этабында шулай ук 3 нче урын уйнату белән «Олимпия системасы» буенча матчлар үткәреләчәк. Өстәмә турнир «Олимпия системасы» буенча 3 нче урын уйнатусыз узачак.

Ярышларны әзерләү һәм уздыруга гомуми җитәкчелекне «Татарстан Республикасы Теннис федерациясе» РОО башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International