Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Сенегал Президенты Маки Салл спорт инфраструктурасының кайбер объектларында булды.
Исегезгә төшерәбез, Маки Салл Казанга кичә килде. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Казан» халыкара ат спорты комплексында булды, анда ипподром һәм аның тирәсендәге инфраструктураны карады, комплексның эше белән танышты.
Киләсе объект «Ак Барс арена»стадионы булды. Сенегал Президентына бу объектның тарихы турында сөйләделәр, стадион мөмкинлекләренең һәм биредә үткәрелә торган чараларның кыскача презентациясен үткәрделәр (чемпионат матчлары, спорт йөгерешләре, ифтарлар һәм күп санлы кунаклар катнашындагы башка чаралар). Шулай ук Маки Саллның «КАМАЗ-Мастер»командасы белән очрашуы була.
Сенегал Президенты шулай ук футбол аренасының япмасын бәяли, кырга чыгып, тупка суккан.
Танылган футболчы һәм хәзерге вакытта «Рубин-2» командасы тренеры Гекдениз Карадениз Маки Саллга символик бүләк – «Рубин»футбол клубы футболкасын тапшырды.
Сенегал Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында булган тагын бер объект - Су спорт төрләре сарае (ДВВС). Монда шулай ук объектның презентациясе узды. Кунакка сарай бассейннарында узган халыкара һәм бөтенроссия ярышлары, Су спорт төрләре һәм яшь йөзүчеләр белем ала торган мәктәп турында сөйләделәр. Хәзерге вакытта ДВВСТА йөзү буенча Россия Кубогы финалы уза.